Ау объектларына кертеп каралган хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануга лицензияләр бирү турында

2008 елның 16 феврале, шимбә
“2000 елның 26 июнендәге 569 номерлы Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгына үзгәрешләр кертү турында” 2007 елның 29 декабрендәге 678 номерлы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән ау объектларына кертеп каралган хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануга озак вакытлы лицензияләр бирү тәртибенә тиешле төзәтмәләр кертелгән.
Ау объектларына кертеп каралган хайваннар дөньясы объектларыннан (федераль әһәмияттәге махсус саклана торган табигать территорияләрендәге аулана торган хайваннардан тыш) файдалануга озак вакытлы лицензияләр РФ субъектының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү мохитен саклау, контрольдә тоту һәм куллануны җайга салу буенча махсус вәкаләтле дәүләт органы тарафыннан бирелә. Озак вакытлы лицензия алуга заявка РФ субъектының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү мохитен саклау, контрольдә тоту һәм куллануны җайга салу буенча махсус вәкаләтле дәүләт органы бәяләмәсе нигезендә сорала торган территорияне яки акваторияне хайваннар дөньясыннан файдалану өчен бирү турында карар кабул итүче РФ субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органына бирелә. Территория яки акваторияне бирү шартлары (түләүле яки түләүсез) күрсәтелгән территориядәге җирләрнең милекчеләре, җирләргә ия булучылар, урман, су фондларына ия булучылар, федераль башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы белән килештерелә.
Шулай ук ау объектларына кертеп каралган хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануга озак вакытлы лицензияләр юридик затларга гына түгел, ә шәхси эшкуарларга да бирелә ала. РФ Юстиция министрлыгында 2008 елның 4 февралендә теркәүгә алынган. Теркәлү номеры – 11088.
 
"Гарант"компаниясе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International