Кышкы Спартакиада алдыннан көчләрне сынау

2008 елның 18 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең “Россия чаңгы юлы”нда чаңгы ярышы колеектив өчен Ватанны Саклаучылар Көненә багышланачак Кышкы Спартакиадага әзерлеккә старт булды. ТР Юстиция министрлыгы командасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә Спартакиадада катнашачак.
Узган якшәмбедә Юстиция министрлыгы коллективы “Имәнлек” чаңгы базасында “генераль” әзерлек үткәрде. Капитаннар - юстиция министры һәм аның урынбасарлары җитәкләгән ведомство хезмәткәрләреннән торган командалар арасында чаңгы һәм чана эстафеталарында, шулай ук аркан тартуда ярышлар булды, чөнки ярышларның бу төрләре Кышкы Спартакиада программасына кертелгән.
Суык булуга карамастан, күп кенә хезмәткәрләр кышкы урманга гаиләләре – балалары, оныклары белән килгәннәр иде.
Чаңгы эстафетасының беренче катнашучылары старты һәркемне дә: катнашучыларны, җанатарларны, узып баручы чаңгычыларны да дәртләндерде. Һәрберсе ярышка актив катнашып китте. Катлаулы көрәштә чаңгы эстафетасында җиңүне бердәм банк бүлеге һәм җәмәгать судьялары аппараты командасы яулады (команданың капитаны - министр урынбасары (Ә.Б.Сираҗетдинов).
Чана эстафетасы тагын да кызыклырак булды, чөнки ул үз эченә чанада утырып йөрүне генә түгел, ә чанада куллар ярдәмендә дә, корсакка ятып та, хәрәкәт юнәлешенә таба арка белән утырып та һәм аяклар белән этелеп тә йөрүләрне алды. Чана эстафетасында Министрлык җитәкчелеге һәм эш башкару секторы командасы җиңү яулады (команда капитаны – М.М.Корманов).
Аркан тартуда беренчелекне бердәм банк бүлеге һәм җәмәгать судьялары аппараты командасы алды.
Ярышлар 2007 елның 22 февралендә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Идарәсенең Хезмәткә әзерләү үзәгендә (Киндерле ст.) үтәчәк Кышкы Спартакиада алдыннан соңгы күнегү булды. Ярышларда Минюст командасы көндәшләре Федераль СП хезмәтенең ТР буенча Идарәсеннән суд приставлары булачак. Якшәмбе чарасыннан соң Министрлыкны ярышларда тәкъдим итәчәк командага сайлап алулар үтәчәк. Ярышлар кагыйдәләре буенча команда составында хатын-кызлар һәм ир-атлар - ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре катнашачак.
Минюстларның актив ялы шашлык һәм үзбәк пылау белән өстәл артында тәмамланды. Табын янында нәтиҗәләр, ялгышлар турында сөйләштеләр, чыгыш ясау тактикасын билгеләделәр. Министрлыкның күп кенә хезмәткәрләре балалары белән кышкы урманга чаңгыда йөрергә һәм бозда шуарга киттеләр. Коллектиның актив ялы уңышлы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International