Идел буе федераль округының Гражданнарга социаль-хокукый ярдәм һәм агарту үзәкләре форумы

2008 елның 18 феврале, дүшәмбе
15 февральдә Самара шәһәрендә Идел буе федераль округының Гражданнарга социаль-хокукый ярдәм һәм агарту үзәкләре форумы булды. Чарага Идел буе федераль округы чикләре эчендә урнашкан Россия Федерациясенең барлык субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре, шулай ук Үзәкләрнең җитәкчеләре, “Россия юристлары ассоциациясе” вәкилләре, консультация бирү пунктлары, студентларның юридик клиникалары хезмәткәрләре, волонтерлар, Идел буе федераль округының әйдәүче ВУЗлары студентлары чакырулы иде.
Форумны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Самара өлкәсе губернаторы В.В.Артяков оештырдылар.
Чарада Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге исеменнән татарстан делегациясе составында төбәк бүлеге рәисе, ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнаштылар.
Форумда катнашучылар Гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләре эшчәнлекләре, шулай ук гражданнарны хокукый агарту эшчәнлекләре белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
“Гражданнарны агартуның хокукый мәсьәләләре” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты. Ул Татарстан Республикасында Гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү үзәкләренең эше оештырылу турында кызыклы итеп сөйләде һәм аларның эшчәнлеген камилләштерүгә кагылышлы нигезле тәкъдимнәр кертте. Министр аудиториягә гражданнарны хокукый агартуны оештыруга үзенең карашын белдерде һәм бу эшне оештыру мәсьәләләренә карата киләчәктәге планнары белән уртаклашты.
Форумда катнашучыларның пленар утырышында чыгыш ясаган РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле А.В.Коновалов: “Хокукый агарту – “Россия юристлары ассоциациясе” эшчәнлегендә төп доминант”, - дип ассызыклады. Ул утырышта катнашучыларга ВУЗлар белән бергә гражданнарга сыйфатлы юридик ярдәм күрсәтә алырлык кызыклы һәм аңлаешлы программалар төзергә тәкъдим иттте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International