Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең күпфатирлы йортлар төзелешендә өлешле катнашуга хокукларын саклау турында

2008 елның 19 феврале, сишәмбе
Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең күпфатирлы йортлар төзелешендә өлешле катнашуга хокукларын саклау максатында, Казан шәһәре территориясендә күпфатирлы йортларны һәм күчемсез милекнең бүтән объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган дип “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе” муниципаль учреждениесе билгеләнгән.
Башкарма комитетның Торак сәясәте идарәсенә намуссыз йорт салучылар аркасында зыян күргән өлешчеләр акчасы хисабына Казан шәһәре территориясендә төзелә торган күпфатирлы йортларны инвентаризацияләү буенча эшне оештыру; намуссыз йорт салучылар аркасында зыян күргән Казан шәһәре территориясендәге күпфатирлы йортларның өлешчеләре реестын алып баруны оештыру; Казан шәһәре территориясендә күпфатирлы йортларны һәм күчемсез милекнең бүтән объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре гамәлгә ашырылуны оештыру йөкләнгән.
Карар рәсми басылып чыккан көненнән көченә керә.
Карар тексты "Казанские ведомости" газетасының 2008 елның 6 февралендәге 23 нче санында басылып чыккан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International