Ана (гаилә) капиталы чаралары торак шартларын яхшырту өчен тотыла ала

2008 елның 20 феврале, чәршәмбе
Торак шартларын яхшырту өчен ана капиталы чаралары тотыла алган чыгымнарның төрләрен билгели торган Кагыйдәләр, бу чаралар белән эш итү турында гаризаны карап тикшерү өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук күрсәтелгән чараларны күчерү тәртибе һәм вакыты расланды.
Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын алган затлар РФ Пенсия фондының яшәү урыны буенча территориаль органына бу чаралар белән эш итү турында гариза бирергә хоккулы. Гаризада алар тотылачак чыгымнарның төре күрсәтергә тиеш, шулай ук, күрсәтелгән төрнең нинди булуына карап, билгеләнгән исемлектә каралган документларны теркәп бирергә тиеш. Әйтик, сатып алына торган торак урын өчен түләгәндә, мондый документларга түбәндәгеләр керә: дәүләт теркәвенә алынган сату-алу шартнамәсенең күчермәсе, тартып алына торган торак урынга милекчелек хокукы турында таныклыкның күчермәсе, сертификат алган зат тарафыннан сатып алына торган торак урынга тыюларның булмавы турында Күчемсез мөлкәткә һәм алар белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә. Ана капиталы чаралары РФ Пенсия фонды тарафыннан акчалата булмаган тәртиптә күчереләчәк (12.12.2007 елдагы N 862 РФ Хөкүмәте карары).
 
“КонсультантПлюс” материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International