“Хокук һәм хәят” журналы Редакция советының күчмә утырышы

2008 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Февральдә ТР Юстиция министрлыгының “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналының Редакция советының күчмә утырышы булды. Анда журналның 2 нче саны (2008 елның марты) макеты турында фикер алыштылар һәм аны расладылар. Утырыш ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының яңа бинасында үтте, анда республиканың хокук саклау органнарының күпчелек җитәкчеләре – журналның Редакция советы әгъзалары катнашты.
2007 елда эш нәтиҗәләре һәм якындагы киләчәктә бурычлар турында ТР юстиция министры, Редсовет рәисе М.М.Корманов җиткерде. Министр коллегаларының исләренә төшереп үткәнчә, башка мөһим мәсьәләләр белән беррәттән, ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов республика министрлыкларына халыкны хокукый агарту һәм ММЧ битләрендә ил халкы тарафыннан якланган өстенлекле илкүләм проектларны үтәү барышын даими яктырту зарурлыгы турында даими ассызыклап тора. Бу очракта “Хокук һәм хәят” журналының роле ачык. 2007 елда, планлаштырылганча, журналның 6 саны дөнья күрде, аның битләрендә республиканың хокук саклау органнары эшчәнлегенең иң мөһим мәсьәләләре яктыртылды.
Быелгы ел – юбилей елы. 2008 елның маенда журнал үзенең беренче саны чыгуының 95 еллыгын билгеләп үтә. Ирешелгән уңышларны исәпкә алып, М.М.Корманов “үткен” темалар һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнер дигән өметен җиткерде.
Редсовет утырышында чыгыш ясаган ТР буенча эчке эшләр министры, Редсовет әгъзасы Ә.Ә.Сәфәров җыелган халыкны ТР Президенты катнашында узган ЭЭМ коллегиясе йомгаклары һәм ЭЭМ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Аннары журналның баш мөхәррире Х.А.Гайнуллин "Хокук һәм хәят” журналының 95 еллыгына әзерлек барышы турында бәян итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International