Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Балык Бистәсе районында хисап сессиясендә

2008 елның 22 феврале, җомга
Кичә юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Балык Бистәсе муниципаль районында хисап сессиясе эшендә катнашты. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә муниципаль район башлыгы Е.В.Лыловның 2007 елда Балык Бистәсе муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2008 елга бурычлар турында хисабы иде.
Доклад турында фикер алышканнан соң, район Советы депутатлары районның башкарма комитетына халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне тәэмин итүне, шулай ук “Мәгариф”, “Сәламәтлек саклау”, “Һәркем алырлык торак һәм ТКХ”, “Агросәнәгать комплексын үстерү” илкүләм өстенлекле проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча чаралар күрүне йөкләделәр. Хокук бозуларны профилактикалау, районның инфраструктурасы үсеше, социаль өлкәгә хезмәт күрсәтү һәм башкалар буенча йөкләмәләр бирелде.
Икенче булып Масловка авыл советы проблемасын өйрәнү буенча вакытлыча комиссия эше нәтиҗәләре турында хисап тыңланды.
Хисап сессиясе эшендә ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе И.И.Сафиуллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International