ТР Юстиция министрлыгының кышкы Спартакиадада җиңүе

2008 елның 22 феврале, җомга
Бүген Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Хезмәткәрләрне әзерләү базасында Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең кышкы Спартакиадасы булды, ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Спорт ярышларында түбәндәгеләр катнашты: ТР Юстиция министрлыгы командасы, ТР буенча Росфиннадзор командасы, ТР Адвокатлар палатасы командасы һәм ФСПХның ТР буенча Идарәсенең районара, район аппаратлары бүлекләре хезмәткәрләре, шулай ук Казан, Зеленодольск, Арча, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Теләче, Саба суд приставларының махсуслаштырылган бүлекләре командалары катнашты. Барлыгы 20 дән артык команда иде.
Ярышлар программасына биатлон, 4 күнегүдән гыйбарәт катнаш эстафета, 24 һәм 32 кг гер күтәрү, аркан тарту һәм өстәл теннисы кертелгән иде. ТР Юстиция министрлыгы командасы мондый күләмдәге чарада беренче тапкыр катнашуга карамастан, Министрлык хезмәткәрләре гомумкомандалар арасында берьюлы ике призлы урын яуладылар: биатлон буенча 3 нче урын һәм катнаш эстафетада 3 нче урын. Моннан тыш, Антон Воробьев биатлон буенча шәхси беренчелектә 1 нче урынны алды, Шамил Кадыйров өстәл теннисында бишенче урынны яулады.
Хатын кызлар биатлонында иң төз атучы булып Минюст хезмәткәре Инна Евченко танылды. ТР Юстиция министрлыгы командасы аркан тарту буенча ярышта бу бәйгенең җиңүчеләренә генә җиңелде, җиңүчеләр исә суд приставлары хезмәтенең махсуслаштырылган бүлеге иде.
Ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү уңаеннан парадта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – ТРның баш суд приставы Х.Г.Шәрипов команданың спорттагы әзерлеген генә түгел, ә оешканлыгын, бердәмлеген, команданың спортчылары арасында да, аның җанатарлар төркеме арасында да бердәм ярыш рухы булуын, шулай ук җиңүгә зур омтылышын билгеләп үтте. Суд приставлары хезмәте командалары белән беренче тапкыр ярышкан ТР Юстиция министрлыгы командасы киләчәктә спортта җиңүләргә әйбәт адым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International