Республика министрлыклары электрон санлы имзаларны файдалануга күчтеләр
2008 елның 26 феврале, сишәмбе
2008 елның 4 февралендәге 67 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламентына “Электрон Хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыру белән бәйле үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм комитетлары ТР дәүләт хакимияте органнарының Бердәм ведомствоара электрон докуменлар әйләнеше системасына тоташтылар.
Электрон санлы имза куелган электрон документ авторның үз кулы белән имза куелган кәгазьдәге документка тиң.
Акт проектлары Министрлар Кабинетына документларны электрон килештерү системасы файдаланылган электрон документ рәвешендә кертелергә мөмкиннәр. Бу очракта документларны килештерүнең барлык процедуралары да документларны электрон килештерү системасы аша уза.
2008 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратына, Татарстан Республикасы министрлыкларына, комитетларына үзара язышуда, документларның кәгазьдәге нөсхәләре булу мәҗбүри булган очраклардан тыш, санлы имза куелган электрон документларны файдаланырга тәкъдим ителә.
Республикада беренчеләрдән булып электрон документ әйләнешен кулланылышка керткән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2007 елда дәүләт идарәсе өлкәсендә өлешчә электрон санлы имзаны файдалануга күчте.