Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары белән бәйле законнарга үзгәрешләр кертелә

2008 елның 27 феврале, чәршәмбе
Хөкүмәт утырышында “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” ФЗ кабул ителү белән бәйле Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты карап тикшерелде һәм Дәүләт Думасына кертү өчен расланды.
Закон проекты “Мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси (персоналаштырылган) исәпкә алу турында”, “Россия Федерациясендә хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен финанслауга чаралар инвестицияләү турында”, “Россия Федерациясе мәҗбүри пенсия иминияте турында”, “Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында”, “Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында” Федераль законнарга үзгәрешләр кертелә.
“Мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси (персоналаштырылган) исәпкә алу турында” Федераль закон максатларында ана (гаилә) капиталы чараларын (чараларның бер өлешен) “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” Федераль закон нигезендә хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юллаган затлар иминләштерелгән затларга тиңләштерелә.
Законга шулай ук РФ Пенсия фондына (РПФ) ана капиталы чараларының һәм аларны иминләштерелгән затның пенсия тупланмалары составында инвестицияләүнең аерым исәбен алып баруны йөкли торган үзгәрешләр кертелә.
РПФны хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтелгән ана (гаилә) капиталы чаралары суммасы турында иминләштерелгән затларга мәгълүмат бирергә йөкли торган норма каралган.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International