Хөкүмәт Ана капиталы чаралары белән эш итү турында гариза бирү кагыйдәләрен билгеләде

2008 елның 27 феврале, чәршәмбе
Кагыйдәләр ана (гаилә) капиталы чаралары (чараларның бер өлеше) белән эш итү турында гариза бирү тәртибен, шулай ук ана капиталы чаралары белән эш итү хокукын гамәлгә ашыру өчен кирәкле документлар исемлеген билгелиләр.
Ана капиталы чараларын куллану билгеләнешен күрсәтеп, барлык кирәкле документлар белән эш итү турында гариза ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын алган затларның үзләре яисә вәкиле тарафыннан яшәү (тору) яисә чынбарлыктагы яшәү урыны буенча РФ Пенсия фондының территориаль органына бирелә.
Россия территориясеннән читкә даими яшәү урынына чыккан һәм Россия территориясендә теркәлгән яшәү урыннары булмаган Россия Федерациясе гражданнары барлык кирәкле документлары белән эш итү турындагы гаризаны турыдан-туры РФ Пенсия фондына бирәләр.
Барлык кирәкле документлар белән эш итү турындагы гариза (нотариаль таныкланган күчермәләре) почта аша җибәрелергә мөмкин. Эш итү турында гариза икенче, өченче бала яки шуннан соңгы балаларның туган көненнән (уллыкка алынуыннан) соң ике ел һәм алты ай үткәннән соң теләсә кайсы вакытта бирелергә мөмкин.
Эш итү турында гаризаны кабул иткәндә РПФның территориаль органы кабул итү турында белдерү кәгазе бирә (эш итү турында гаризаны почта аша җибәргәндә - эш итү турында гаризаны алу датасы турында белдерү җибәрә).
РПФның территориаль органы тарафыннан кабул ителгән эш итү турында гариза сертификат алган зат теләге буенча юкка чыгарылырга мөмкин. Юкка чыгару турында гариза РПФның элегрәк эш итү турында гариза бирелгән территориаль органына бирелә (почта аша җибәрелә).
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International