Татарстан Республикасы административ-территориаль төзелеше турында белешмә төзү хакында
2008 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ун елга бер тапкыр Татарстан Республикасы административ-территориаль төзелеше турында белешмә чыгаруны тәэмин итә, анда Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләренең рәсми исемнәре татар һәм рус телләрендә бирелә.