ТР Дәүләт Советы Комитетының Әлмәттә күчмә утырышы

2008 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Кичә Әлмәттә парламентның Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитетының Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән бергә күчмә утырышы булды, анда “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” республика законын гамәлгә ашыру һәм аның Әлмәт, Лениногорск һәм Азнакай муниципаль районнарында эшләве нәтиҗәлелеге мәсьәләләре карап тикшерелде.
Мәсьәлә турында фикер алышуда ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җ.Г.Яһүдин, ТР юстиция министры М.М.Корманов, ТРның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Ш.Х.Дәүләтгилдиев, шулай ук ТРның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге вәкилләре, ТР Җәмәгать палатасы әгъзалары, күрсәтелгән районнарның муниципаль берәмлекләре органнары җитәкчеләре катнаштылар.
Әлмәт районында коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру чаралары турында муниципаль район башлыгы Р.Ф.Әбүбәкеров сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, районда 2006-2008 елларга муниципаль районда коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе программасы эшләнгән һәм расланган, коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча комиссия оешкан һәм аның составы расланган. Аның докладында кадрлар мәсьәләсенә, гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшкә аерым игътибар бирелде.
Р.Ф.Әбүбәкеров шулай ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасында, салым инспекциясендә, Теркәүгә алу палатасында, Дәүләт алкоголь инспекциясендә, муниципаль заказ агентлыгында, пенсия фондында, дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегендә һәм башка бүлекләрдә һәм хезмәтләрдә коррупциягә каршы эшкә тукталды.
Бу юнәлештә эшләү нәтиҗәләре турында Лениногорск муниципаль районында ТРда Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча эшче төркем җитәкчесе, муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г.Хөсәинов сөйләде. Аның докладында Лениногорск муниципаль районы һәм ТР Юстиция министрлыгы арасында районга хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен җайга сала торган муниципаль хокукый актлар һәм проектларга коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә Коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре буенча багланышлар турында килешүгә аерым игътибар бирелде.
Моннан тыш, утырышта “Азнакай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары А.Ф.Хәлиуллин, ТРның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлегенең баш киңәшчесе Е.Н.Гатцук чыгыш ясадылар.
Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча кабул ителгән парламент карарында муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә гамәлдәге коррупциягә каршы программаларны тәгаенләштерергә, аерым алганда, чараларның төгәл үтәүчеләрен һәм гамәлгә ашыру вакытын төгәл билгеләргә; программаларга өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру барышында коррупция куркынычын кисәтүгә юнәлтелгән чаралар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары ягыннан вазыйфаи хокук бозуларны кисәтү буенча гамәлләр кертергә, район Советлары сессияләрендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркемнәр утырышларында коррупциягә каршы программалар үтәлеше барышын даими карап тикшерергә тәкъдим ителде.
Шулай ук юридик һәм физик затларга муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең җыелма реестрын төзү зарурлыгы, юридик һәм физик затларга муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең административ регламентларын эшләү һәм раслау, алар белән халыкның таныша алуын тәэмин итү, административ регламентларны гамәлгә керткәндә муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты мониторингын булдыруны күздә тоту зарурлыгы билгеләп үтелде.
ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты, үз чиратында, “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” законны куллану практикасын гомумиләштерергә һәм коррупциягә каршы сәяәст субъектлары тәкъдимнәре нигезендә, кирәк булган очракта, аңа үзгәрешләр кертергә тиеш.
ТР Юстиция министрлыгына җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру өчен җаваплы затлары өчен даими укулар оештырырга тәкъдим ителде.
Моннан тыш, утырышта республика һәм федераль законнарның бер төркем проектлары турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, “Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты карап тикшерелде.
Парламент утырышы карап тикшерүенә “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын РФ ФҖ Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы җибәрелде, аны ТР Хөкүмәте әзерләде. Ул РФ Административ кодексының 14 бүлегенә комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген дәүләт җайга салуы турында законнарны бозган өчен санкцияләр билгели торган статья өсти.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International