Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эш итүендә булган Татарстан Республикасы законнарына анализ ясау буенча эшче төркем утырышы булды.
Көн тәртибенә фикер алышуга “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” 25.11.1998 елдагы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы хакында” мәсьәлә чыгарылган иде.