Административ реформага вакыт өстәделәр

2008 елның 29 феврале, җомга
Премьер-министр Виктор Зубков административ реформа үткәрү вакытын 2010 елга кадәр озайту турында күрсәтмәгә кул куйды. Реформа концепциясенә башкарма хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре порталларының бердәм системасын төзү һәм гамәлгә кертү турында пункт өстәлде. Моннан тыш, халыкның дәүләт хакимияте органнары белән нәтиҗәле электрон багланышлары маханизмнары, шул исәптән, электрон санлы имза белән таныкланган электрон документларны файдаланып, эшләнергә тиеш.
Интернет-портал белән бергә “телефон үзәкләре” эшли башларга тиеш, алар ярдәмендә гражданнарга бердәм күпканаллы телефон аша үзләренә кирәк дәүләт хезмәтләре, аларны күрсәтү урыны һәм тәртибе турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак. 
“Российская бизнес-газета”да аңлатуларынча, Икътисадый үсеш министрлыгына (программаны эшләүче) әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен өстәмә вакыт таләп ителә. Шуңа күрә реформа концепциясен 2010 елга кадәр озайттылар.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International