2018 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Анда муниципаль берәмлекләргә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен финанс ягыннан тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы законнарын һәм берничә закон проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Югары Ослан районының Вахит һәм Шеланга авыл җирлекләре чикләренә үзгәртүләр кертә торган Татарстан Республикасы закон проекты буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләве турында” Татарстан Республикасының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты турында белдерде.
Барлык закон проектлары да профиль комитеты тарафыннан кабул ителүгә тәкъдим ителделәр һәм Дәүләт Советының якындагы сессиясендә каралачаклар.