2018 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясе тәҗрибә алмашу максатыннан Мордовия Республикасының Саранск шәһәренә эш сәфәре кылды.
Делегация составына Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов һәм җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.А.Никитина кергән иде.
Визит кысаларында Мордовия Республикасы юстиция министры урынбасары Д.М.Исайкин, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару бүлеге башлыгы О.И.Волкова, Лямбирск районы административ комиссиясе рәисе һәм муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары белән очрашу узды. Очрашуда яклар муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм муниципаль административ комиссияләр эшчәнлегенә күзәтчелекне гамәлгә ашыру өлкәсендәге, шулай ук әлеге юнәлешләрдә эшчәнлекне камилләштерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Министрлык хезмәткәрләре шулай ук җирле үзидарә органнарына нормалар иҗат итү өлкәсендә хокукый ярдәм күрсәтү буенча “Мордовия Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе эше белән таныштылар.