“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” конкурсында җиңү

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 17 ноябрендә конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кулыннан конкурс лауреатлары дипломнарын кабул итеп алдылар.

“Правовое и кадровое обеспечение деятельности государственных органов” номинациясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.А.Никитина җиңеп чыкты.

Инде билгеле булганча, быел “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” конкурсы бишенче тапкыр узды. Конкурс катнашучыларга үзләрен күрсәтергә, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга гына мөмкинлек биреп калмый, ул дәүләт хезмәткәренең корпоратив, хезмәт культурасының бер өлешенә дә әйләнде.  

2018 елда претендентларны сайлап алу дәвамында кискен көрәш барды, 6 номинациядә министрлыклардан һәм ведомстволардан 60 кеше катнашты.

Конкурс сынаулары берничә этапта узды – беренче этапта анкета мәгълүматлары, эш стажы, бүләкләр, иҗтимагый һәм спорт тормышында катнашу һәм профессиональ уңышлар исәпкә алынса, икенче этапта конкурсантлар үзләренең норматив базаны, телләрне белү дәрәҗәләрен, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен, физик әзерлекләрен күрсәттеләр.

Конкурс финалчылары үз проектларын әзерләп, аларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.М.Сәфәров җитәкчелегендәге республика комиссиясе алдында якладылар.

Министрлык коллективы Екатерина Анатольевнаны җиңүе белән тәбрик итә! Аңа алга таба да профессиональ эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүен тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International