Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнен уздыру нәтиҗәләре

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.

Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларны яклауга, опеканың юридик аспектларына һәм балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук ятим балаларга, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга һәм ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасындагы затларга,   ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләргә, балаларны уллыкка-кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздырылды.

Республикада 100 консультация бирү пункты эшләде, гражданнар аларда хокукый ярдәм ала алдылар.

Казанның  “Татарстан халыклары дуслыгы  йортында” алда әйтелгән максатчан  төркемнәргә түләүсез юридик  ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.

Чарада Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасында Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасының Адвокатлык һәм Нотариаль палаталары, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм опека һәм попечительлек идарәсе вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнен оештыруда һәм уздыруда актив катнашканнарның барысына да рәхмәтен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International