Әтнә муниципаль районына эш сәфәре

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.Ю.Гавриленко тарафыннан район җирле үзидарәсе органнарының аларга тапшырылган Татарстан Республикасының  административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле булган урындагы затларның эшчәнлекләрен оештыру буенча аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты С.Г.Галимова тарафыннан җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәк булган мәгълүматларны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга тикшерү уздырылды, әлеге регистрны формалаштыру һәм алып бару буенча методик ярдәм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International