Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов «Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә муниципаль районның, шәһәр округының башкарма комитеты җитәкчесе өчен контракт шартлары турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясын үз көчен югалткан дип тану хакында» Татарстан Республикасы закон проекты турында» темасына доклад белән чыгыш ясады. Закон проекты Комитет тарафыннан хупланды.

Комитет утырышында шулай ук федераль законнарга һәм республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International