2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының Казан шәһәре Вахитов суд районының Агрономическая ур., 76 йортта урнашкан җәмәгать судьялары суд участогында күчмә утырышы узды. Анда «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү өлешендә «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турындагы Татарстан Республикасы Законын үтәү барышы хакында» мәсьәләсе каралды.
Утырыш башланганчы депутатлар суд участокларын урнаштыру шартлары белән таныштылар. Алар суд утырышлары залларын, судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре утыра торган эш бүлмәләрен, архив бүлмәләрен карадылар, алардагы эш шартларын өйрәнделәр.
Комитет әгъзалары һәм чакырылган затлар катнашкан утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады. Доклады ахырында Н.В.Рагозина депутатларның җәмәгать юстиция институты үсешенә, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати, кадрлар белән тәэмин итүгә кагылышлы күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Комитет тарафыннан тиешле карар кабул ителде.