Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү советының Экспертлар советы утырышы узды

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 6 февралендә  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү советының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.

Экспертлар советында түбәндәге закон проектлары хупланды:

1)     «Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»;

2)      «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»;

3)     «Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәсел эше турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясының алтынчы өлешен үз көчен югалткан дип санау хакында»;

4)     «Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмәкилешүләр раслау хакында»;

5)      «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International