Семинарда Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгыМ.А.Пашкова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге вазыйфаларын башкаручыР.М.Сәлахова чыгыш ясадылар.
Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- җирле үзидарә турындагы законнарда үзгәрешләр;
- “Аналитик регионального законодательства” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы.
Киңәшмә эшендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, “Кодекс” АМС, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашты.
“Аналитик регионального законодательства” проекты җитәкчесе А.Ю.Старобинец “Аналитик регионального законодательства” автомат мәгълүмат системасының яңа версиясе турындагы мәгълүматны җиткерде, шулай ук кулланучылар тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар бирде.
М.М.Ибәтов “Кодекс” компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән эш урыннарын тулы куәтенә кулланырга кирәклегенә һәм, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге актларның норматив базасы үсештә булуга һәм аларга үзгәрешләр кертелеп торуга нисбәттә, нормалар иҗат итү процессы этапларын автоматлаштыру кирәклегенә игътибар юнәлтте.
Ахырда мәгълүмат системасыннан пассив файдаланучы кулланучыларга эшләнгән актларны һәм аларның проектларын хокукый анализга активрак юлларга, шулай ук, хокукый актларда законнарга каршы килүләр тумасын өчен, система тарафыннан автомат режимда гамәлгә ашырыла торган мониторинглау нәтиҗәләреннән файдаланырга тәкъдим ителде.