Авыру балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 мартында  Казан шәһәре, Оренбург тракты, 140А  йорт, адресы буенча урнашкан  “Роналд Макдоналд йорты”нда  авыру балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Социаль иминләү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе, “Медико-социаль экспертизаның Татарстан Республикасы буенча баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашты.

Чара барышында түләүсез юридик ярдәм барлыгы 25 гаиләгә 43 мәсьәлә буенча күрсәтелде. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр күп очракта социаль яклау, медицина реабилитациясе, дарулар белән тәэмин ителешкә кагыла. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язма рәвештә юридик ярдәм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге чараны оештыруда һәм уздыруда катнашкан барлык оешмаларга зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International