“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясендә түгәрәк өстәл утырышы узды

2019 елның 22 марты, җомга

22 мартта “Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләр  советы” ассоциациясендә җирле  үзидарә органнары эшчәнлегенә  кагылышлы актуаль мәсьәләләр  буенча Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә түгәрәк өстәл утырышы узды.

Утырышта гидротехник корылмаларның торышы, җирләү урыннарының торышы һәм зиратлар җирләрен тиешле категориягә кертү, хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлешендә законнарны гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләренең эшчәнлекләре нәтиҗәлелеге турында халыкның фикерен белү нәтиҗәләре каралды.

Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International