Юстиция министры М.М.Кормановның эшлекле сәфәре

2008 елның 29 феврале, җомга
Бу атна дәвамында ТР юстиция министры М.М.Корманов ТРның Сарман, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнарында булды.
М.М.Корманов Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнары башлыклары белән очрашты. Алар белән очрашулар барышында, шул исәптән, ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләренең эше турында эшчәнлекләренең төп юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, җирле үзидарә органнары тарафыннан норматив хокукый актлар эшләнгәндә һәм кабул ителгәндә, алар тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтүнең тулылыгы турында, административ комиссияләр һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр эшенә хоркукый ярдәм күрсәтү турында, шулай ук җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләренә контрольне гамәлгә ашыру хакында мәсьәләләр күтәрелде.
Моннан тыш, Департамент белгечләре алдында торган ҖҮИ органнары белән урыннарда тагы да тыгызрак багланышлар оештыру бурычларын нәтиҗәле хәл итү юллары күзалланды.
Җитәкчеләр әңгәмәсендә ТР Юстиция министрлыгы белән район муниципаль берәмлекләре арасында районнарга хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен җайга сала торган килешү проекты эчтәлеге буенча конструктив тәкъдимнәр эшләү кирәклегенә аерым игътибар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International