ҖҮИ органнары һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары багланышлары регламенты расланды

2008 елның 3 марты, дүшәмбе
2008 елның 22 февралендәге 98 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән тапшырылган дәүләт вәкаләтләре өлкәсендә муниципаль хокукый актларны әзерләгәндә һәм карап тикшергәндә Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларының гомуми кагыйдәләрен һәм тәртибен билгели торган Регламент расланды.
Тапшырылган дәүләт вәкаләтләре өлкәсендә муниципаль хокукый актларны әзерләгәндә һәм карап тикшергәндә җирле үзидарә органнары муниципаль хокукый актларның Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына һәм бүтән норматив хокукый актларына туры килүен тәэмин итәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International