Бүген ТР Юстиция министрлыгында узган киңәшмәдә 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча Республика программасы чараларын финанслау турында сөйләштеләр.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру бүлеге баш киңәшчесе Е.Н.Гатцук, ТР Финанс министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ, “Татмедиа” МА вәкилләре катнашты.