1974 елгы үрнәктәге паспортларны гамәлдә дип тану турында

2008 елның 4 марты, сишәмбе
“2009 елның 1 гыйнварына кадәр кайбер чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданы паспортларын гамәлдә дип тану турында” 16.02.2008 елдагы 75 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2009 елның 1 гыйнварына кадәр түбәндәгеләрнең шәхесен таныклый торган 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданы паспортлары гамәлдә дип танылалар:
- СССР гражданлыгы булган, элеккеге СССР дәүләтләреннән Россия Федерациясенә даими яшәү өчен килгән һәм 2002 елның 1 июленә Россия Федерациясендә яшәү урыны буенча теркәлгән чит ил гражданнарының;
- СССР гражданлыгы булган, элеккеге СССР дәүләтләреннән Россия Федерациясенә тору, вакытлыча һәм даими яшәү өчен килгән, 2002 елның 1 июленә Россия Федерациясендә билгеләнгән тәртиптә теркәлгән яисә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган гражданлыгы булмаган затлар.
Карар 2008 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә тарала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International