ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге эше турында

2008 елның 4 марты, сишәмбе
2008 елның февралендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә бердәм банкка кертү өчен җирле үзидарә органнарыннан 291 муниципаль хокукый акт килгән, болар – җирле үзидарә органнарының вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлекләр һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре карарлары һәм күрсәтмәләре. Күрсәтелгән, шулай ук элегрәк килгән актлар арасыннан Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкына 158 акт кертелгән.
Ведомстволарның норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу эше дәвам итә.
Узган айда дәүләт теркәвенә алынырга республика башкарма хакимиятенең төрле органнарыннан 30 боерык кергән. Алар арасыннан һәм  шулай ук элегрәк килгән актлар арасыннан 10 боерык теркәлгән һәм дәүләт реестрына кертелгән. Бер төркем боерыклар карап тикшерү стадиясендә.
Күрсәтелгән 30 боерык арасыннан 2005-2007 елларда чыгарылган 9 боерыкны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән. Бу боерыклар белән хәзерге вакытта әле эш бара. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2007 елда чыгарылган 8 боерык тәкъдим ителгән.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының барлык боерыклары да дәүләт теркәвенә алынырга кирәк түгел дип табылган, чөнки алар норматив хокукый характерда түгел һәм аларда медицина ярдәме күрсәтү буенча республика сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелә.
Моннан тыш, узган айда бердәм банк бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 12 боерык проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән. Шунысы куанычлы, экспертизага тәкъдим ителгән проектларның берсендә дә коррупциячел нормалар табылмаган.
Бердәм банк бүлеге белгечләре тарафыннан “Шәһри Казан” газетасының “Юрист җавап бирә” рубрикасына килгән хокукый характердагы төрле сораулар белән гражданнар мөрәҗәгатьләренә җаваплар бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International