ҖҮИ органнары вазыйфаи затлары белән семинар

2008 елның 5 марты, чәршәмбе
Кичә Болгар шәһәрендә Спас, Алексеевск, Әлки, Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары белән аерым нотариаль гамәлләр кылу буенча күчмә зона семинары булды, аны ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты оештырды.
Искә төшерәбез, Нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренең 37 статьясы нигезендә җирлектә нотариус булмаган очракта, җирле администрация башлыгы һәм җирлек җирле үзидарәсенең махсус вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи заты васыятьнамәне, ышанычнамәне таныклау буенча нотариаль гамәлләр кылырга, мирас итеп бирелгән мөлкәтне саклау һәм, кирәк булса, аның белән идарә итү буенча чаралар күрергә, документлар нөсхәләренең дөреслеген һәм документлардагы имзаларның чынлыгын таныкларга хокуклы.
2008 елның 15 гыйнварыннан РФ Юстиция министрлыгы боерыгы белән Җирле администрация башлыклары һәм җирлек җирле үзидарәсенең махсус вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылу тәртибе турында күрсәтмә гамәлгә кертелде.
Шул фәнгә, семинар дәресләрдә тиешле докладлар белән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре, шул исәптән Алексеевск, Әлки һәм Нурлат нотариаль округы, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе нотариуслары өйрәттеләр.
Моннан тыш, семинарда катнашучыларга җирле администрация башлыклары һәм җирлек җирле үзидарәсенең махсус вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылу белән бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашырганда эш башкару мәсьәләләре аңлатылды. Өйрәнелә торган темалар җирлекләр вәкилләрендә күпсанлы сораулар тудырды, ул сорауларга алар аңлатулы җаваплар ишеттеләр.
Зона семинарларын үткәрү башка муниципаль районнарда дәвам итә.
Семинар дәресләрендә ТР юстиция министры киңәшчесе А.Г.Исхаков, ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе урынбасары Л.М.Мәҗитова һәм әлеге Департаментның ҖҮИ органнарының аерым бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруларына контрольне тормышка ашыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Г.И.Иванова катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International