Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл”

2008 елның 5 марты, чәршәмбе
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты, анда Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты, ул Чистай муниципаль районы башкарма комитетында үтте.
Көн тәртибенә хезмәт хакын күтәрү, хокук бозуларны профилактикалау, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары бюджетлары керемнәрен арттыру һәм башка мәсьәләләр чыгарылган иде.
Муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында административ комиссияләр эше, шулай ук ТР Юстиция министрлыгы белгечләренең административ комиссияләр эшчәнлегендә катнашуы турында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров сөйләде.
Адмкомиссияләр эшчәнлеге турында сөйләгәндә, С.Н.Столяров көн тәртибендә аларның статусын һәм аларның эшен оештыруга якын килү мәсьәләләре торуын билгеләп үтте. Бу 2007 елның 29 ноябрендә РФ Югары Суды Пленумы тарафынан “Норматив хокукый актларны тулысынча яки өлешләрен кире кагу турында эшләрне карап тикшерү практикасы турында” 48 номерлы карар кабул ителү белән бәйле, анда күрсәтелгәнчә, Россия Федерациясе субъектлары ҖҮИ органнарына административ җаваплылыкка тарту максатларында административ комиссияләр оештыру буенча вәкаләтләрне бирергә хокуксыз.
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан ҖҮИ органнары вәкилләре белән бергә бүгенге көндә Татарстан Республикасы дәүләт органнары буларак административ комиссияләрне оештыру һәм аларның эшчәнлеге мәсьәләләре буенча норматив хокукый актлар әзерләү эше алып барыла.
Билгеле бер концепция нигезендә административ комиссияләр Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә оештырылачаклар. Аларның шәхси составын да Татарстан Республикасы Президенты билгелиячәк.
Административ комиссияләр оештыру буенча куелган бурычны тормышка ашыру кысаларында норматив хокукый актлар проектлары пакеты әзерләнә, аны 2008 елның 15 мартына кадәр килештерү өчен ТР Министрлар Кабинетына кертү каралган.
Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылуга кагылышлы шартлар тудыру турында “түгәрәк өстәл” утырышында шулай ук С.Н.Столяров мәгълүмат бирде. Аның докладында төп игътибар кадрлар мәсьәләсенә бирелгән иде, чөнки ҖҮИ органнарының вазыйфаи затларын укытырга һәм аларга мөстәкыйль эшләү өчен документлар бирергә кирәк. Бу максатларда ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан 2007 елның декабрендә видео-конференция үткәрелде, анда ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге ТР Нотариаль палатасы, Россия теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча Идарәсе белгечләрен чакырып, муниципаль берәмлекләр башлыкларына аерым нотариаль гамәлләр кылу тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирде.
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан нотариаль гамәлләр кылу буенча зарур мәгълүмат белән компакт-диск әзерләнде.
Әлеге мәсьәлә буенча кадрлар әзерләүнең актуальлеге белән бәйле ТР Юстиция министрлыгы җыелма укыту семинарлары үткәрә. Беренче ике семинар Зеленодольск һәм Спас муниципаль районнарында үтте. Нотариаль гамәлләр кылу мәсьәләсе буенча кадрлар әзерләү эшен 2008 елның март ае дәвамында барлык муниципаль берәмлекләр белән үткәрү планлаштырыла.
Моннан тыш, ТР Юстиция министрлыгы Россия теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча Идарәсе белән бергә җирлекләр башлыклары һәм ҖҮИ органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылуны камилләштерү буенча материаллар җыентыгы әзерләде, ул республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә җибәреләчәк.
“Түгәрәк өстәл” утырышы ТР Вице- премьеры Р.Ф.Моратов рәислегендә үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International