ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫНЫҢ ТАПШЫРЫЛГАН ДӘҮЛӘТ ВӘКАЛӘТЛӘРЕН 2019 ЕЛНЫҢ 1 КВАРТАЛЫНДА ҮТӘҮЛӘРЕНӘ НӘТИҖӘЛӘР ЯСАУ

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә административ комиссияләр һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча видеоконференцэлемтә режимындагы чираттагы киңәшмә узды.

Комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова чыгыш ясады.

Мәҗбүри тәртиптә штрафлар түләттерү турындагы мәгълүматларны  Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкару эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы А.Р.Ибәтуллин җиткерде.

Казан шәһәре, Минзәлә һәм Тәтеш районнары административ комиссияләре вәкилләре докладлары да тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International