ТР Юстиция министрлыгының Эксперт советы утырышы

2008 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Бу атнада ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды, анда 9 Татарстан Республикасы законы проекты карап тикшерелде.
Закон проектларының бер төркеме, шул исәптән “Физик культура һәм спорт турында”, “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Алексеевск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль беәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Питрәч муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль беәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары совет әгъзалары тарафыннан хуплау тапты.
ТР Министрлар Кабинеты Регламенты нигезендә Эксперт советында хупланган закон проектлары Ведомствоара координацияләү комитетына җибәрелде.
“Татарстан Республикасында минималь кулланучылар бюджеты турында” ТР законы проектына карата Эксперт советы әгъзалары аны совет әгъзаларыннан килгән барлык тискәре бәяләмәләре белән Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетына кабаттан карап тикшерергә җибәрергә дигән карарга килделәр.
Калган закон проектлары, шул исәптән “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәреш кертү хакында”; “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 36 статьясына үзгәреш кертү хакында”; “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Җирле үзидарә органнарына дәүләт вәкаләтләрен бирү турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары эшләп бетерергә җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International