Нотариаль гамәлләр кылу буенча норматив-методик документлар җыентыгы дөнья күрде

2008 елның 7 марты, җомга
Җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыклары һәм җирлекләр җирле үзидарәләренең махсус вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылу буенча норматив-методик документлар җыентыгы дөнья күрде. Җыентыкка җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыклары һәм җирлекләр җирле үзидарәләренең махсус вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылу тәртибе турында Күрсәтмә (27.12.2007 елдагы 256 номерлы РФ Юстиция министрлыгы боерыгы белән расланган) һәм җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыклары һәм җирлекләр җирле үзидарәләренең махсус вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылу буенча Гамәли кулланма кертелгәннәр, аларны Федераль теркәүгә алу хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе әзерләгән, анда җирле үзидарәнең әйтеп кителгән вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылуның төп кагыйдәләре, шулай ук нотариаль гамәлләрнең аерым төрләрен кылу үзенчәлекләре билгеләнә.
Җыентык басылып чыгу өчен юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, ТР юстиция министры урынбасары - Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепкова җитәкчелегендә Департамент җитәкчесе урынбасары – ТР ЮМның хокукый мәсьәләләр буенча ҖҮИ органнары белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Л.М.Мәҗитова, шул ук Департаментның ҖҮИ органнары тарафыннан аерым дәүләт вәкаләтләренең үтәлешенә контрольне гамәлгә ашыру бүлеге әйдәүче киңәшчесе Г.И.Иванова катнашында әзерләнгән.
Җыентык Татарстан Республикасы җирлекләренең җирле үзидарә органнарына 11.02.1993 елдагы 4462-I номерлы Нотариат турында Россия Федерациясе законнары Нигезләре карамагына кертелгән нотариаль гамәлләр кылганда Татарстан Республикасы җирлекләренең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары тарафыннан куллану һәм эш вакытында гамәли кулланма итеп файдалану өчен тәкъдим ителә. Күрсәтелгән Җыентыкны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты үткәрә торган муниципаль районнарда күчмә зона семинарларына укырга килүче җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыкларына бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International