ТР Юстиция министрлыгында гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм кабул итү үткәрү

2012 елның 17 июле, сишәмбе

2012 елның беренче ярты еллыгы дәвамында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменә 252 язма мөрәҗәгать керде (2011 елның беренче ярты еллыгында – 260).

Гомуми файдаланудагы мәгълүмат системалары, аерым алганда, Интернет, аеруча киң кулланыла башлады. ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтындагы Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2012 елның 6 аена 144 гражданнар мөрәҗәгате алынды (2011 елда – 123).

Шул ук чорда ТР Юстиция министрлыгы аппаратына югарыдагы инстанцияләрдән 27 мөрәҗәгать (2011 елда – 30), шул исәптән – ТР Министрлар Кабинеты Аппаратыннан – 18, ТР Президенты Аппаратыннан – 5, ТР Дәүләт Советыннан – 4 мөрәҗәгать карау өчен тапшырылды.

Министрлыкта Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты расланды, анда дәүләт хезмәте турында мәгълүматны түбәндәге юллар белән алу мөмкинлеге каралган:

1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен дәүләт хезмәте турында күрсәтмә һәм текст рәвешендәге мәгълүматны үз эченә алган, Министрлык биналарында урнашкан дәүләт хезмәте турында мәгълүмат такталары аркылы;

2) “Интернет” челтәре аша:

Министрлыкның рәсми сайтында (http://minjust.tatarstan.ru);

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (http://uslugi.tatar.ru/);

Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү (функцияләр) порталында (http://www.gosuslugi.ru/);

3) Министрлыкка телдән мөрәҗәгать иткәндә (шәхсән яки телефон аша);

4) Министрлыкка язма рәвештә (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать иткәндә.

Дәүләт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтына һәм Министрлык биналарында гариза бирүчеләр белән эшләү өчен урнаштырылган мәгълүмат такталарына куела.

Министрның “2012 елда Юстиция министрлыгында гражданнарны кабул итү тәртибе турында” 2012 елның 5 апрелендәге 01-02/22 номерлы боерыгы белән агымдагы елда Министрлык җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү тәртибе, шулай ук 2012 елның беренче ярты еллыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнырында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү һәм Татарстан Республикасы  юстиция министры тарафыннан видео аша кабул итү графигы расланды. 2012 елның узган ярты еллыгында видеоконференция элемтәсе тәртибендә 5 кабул итү үткәрелде, аларда 31 граждан кабул ителде.

Видео аша кабул итү барышында министрга бирелгән сораулар һәм аларга җаваплар, җирле үзидарә органнары гозере буенча, Министрлык сайтында “Еш бирелә торган сораулар” бүлегенә урнаштырып барыла.

Шәхси кабул итүләр вакытында Министрлык хезмәткәрләре 210, шул исәптән җитәкчелек – 133, гражданны кабул итте, 12 күчмә кабул итү оештырылды, алар барышында 81 кешегә хезмәт күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем тарату системасын үстерү чаралары турында” 2010 елның 22 мартындагы ПУ-156 номерлы Указы һәм 2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем тарату һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытлы максатчан программаның нигезләмәләрен үтәү кысаларында, республиканың авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга юридик ярдәм күрсәтүнең күчмә пунктлары эшен оештырды. Кабул итүне министрлык һәм ведомстволар белгечләреннән төзелгән мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре алып бара.2012 ел башыннан ТР Кукмара һәм Спас муниципаль районнарына чыгулар оештырылды, алар барышында авыл җирлекләрендә гомер итүче 52 кешегә юридик ярдәм күрсәтелде.

Моннан тыш, ТР Юстиция министрлыгы 2012 елда мәҗбүри тоту урыннарында булган затларга адреслы юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль проектны тормышка ашыра башлады. Ярты ел эчендә ИК-18 (хокукый ярдәм 20 кешегә күрсәтелде) һәм ИК-19 (хокукый ярдәм 14 кешегә күрсәтелде) колонияләрендә күчмә кабул итүләр уздырылды.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International