ТР юстиция министры М.М.Корманов Дәүләт Советында фәнни-гамәли конференциядә

2008 елның 11 марты, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында “Россия Федерациясе Граждан кодексының “Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм индивидуальләштерү чараларына хокуклар” 4 өлешен гамәлгә кертү белән бәйле яңа хокукый мөнәсәбәтләр барлыкка килү мәсьәләләре һәм дәүләт хакимияте органнары бурычлары” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе булды, аны парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Хисап палатасы белән бергә оештырды.
Сүз РФ Граждан кодексының интеллектуаль милек объектлары авторларының һәм хуҗаларының законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын ышанычлы саклауга юнәлтелгән новеллалары турында барды.
Конференция эшендә Интеллектуаль милекнең республика ФТИ (РНИИИС Мәскәү ш.) директоры, юридик фәннәр докторы В.Н.Лопатин катнашып, “Бүгенге Россиядә инновациячел мотивация мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары” дигән доклад белән чыгыш ясады. 
Конференциядә катнашучылар юридик фәннәр кандидаты, ТР юстиция министры М.М.Кормановның “Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокуклар ияләре буларак” дигән темага чыгышын кызыксынып тыңладылар.
Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Анда ТР Юстиция министрлыгына ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Идел буе НИЦИС РНИИИС белән бергә апрель аенда Татарстан Республикасы интеллектуаль милек базарын яклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча конференция үткәрергә тәкъдим ителде, анда ТР Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, фәнни оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре, республиканың мәгариф учреждениеләре вәкилләре җәлеп ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International