Дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификация имтиханы

2008 елның 12 марты, чәршәмбе
2008 елның 11 мартында ТР Юстиция министрлыгында класслы чиннар билгеләү өчен ТР Юстиция министрлыгының, ТР җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификация имтиханы булды.
Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең 8 белгече һәм ТРның Казан ш., Чаллы ш., Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Арча, Буа, Биектау, Чүпрәле, Зеленодольск, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай районнары суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратларының 55 хезмәткәре имтихан тоттылар.
Күпчелек хезмәткәрләр үзләре эшчәнлеген җайга сала торган норматив документларны белүнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр, шулай ук даими үзгәреп тора торган федераль һәм республика законнарында ориентлаша белүләрен расладылар.
Шул ук вакытта имтихан комиссиясе әгъзалары, алар исәбенә Министрлыкның җитәкче хезмәткәрләре һәм әйдәүче бегечләреннән тыш бәйсез экспертлар, югары уку йортлары вәкилләре дә керә, хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәләрен даими күтәрергә кирәклекне билгеләп үттеләр. Бу уңайдан үзәзерлеккә, законнарны даими өйрәнүгә игътибар бирү гаять мөһим.
Барлык дәүләт хезмәткәрләре дә имтиханны уңышлы тапшырдылар, алар билгеләнгән тәртиптә класслы чиннар бирелүгә тәкъдим ителәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International