ТР Конституция судында граждан Л.М.Володин шикаяте буенча эшне карап тикшерү

2008 елның 12 марты, чәршәмбе
2008 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Конституция судында Л.М.Володин шикаяте буенча эшне карап тикшерү булды, ул “Халык өчен электр белән тәэмин итү һәм газ белән тәэмин итү буенча хезмәтләрдән файдалану нормативларын раслау турында” 2006 елның 14 ноябрендәге 543 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Халык өчен электр белән тәэмин итү буенча хезмәтләрдән файдалану нормативларының Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килүе турында иде.
Конституция судында Татарстан Республикасы Хөкүмәте мәнфәгатьләрен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова яклады.
Гариза бирүче тарафыннан Татарстан Республикасы Конституция судында шикаять җибәрү түбәндәге сәбәпләргә бәйле:
-электр энергиясен исәпләү җиһазы булуга карамастан, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә счет-фактурада электр белән тәэмин иткән өчен түләү нормативлардан чыгып исәпләнә;
-торак урыннар эчендә электр энергиясеннән файдалану нормативлары фатирдагы бүлмәләр саныннан һәм төгәл бер файдаланучының гаилә составыннан чыгып билгеләнә, ә гариза бирүче исә аны торак урынның гомуми мәйданының 1 квадрат метрына исәпләүне гадел дип саный.
Карап тикшерелә торган эш буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкиле белдерүенчә, электр энергиясен исәпләү җиһазлары күрсәткечләрен граждан Л.М.Володин даими бирми, шуңа күрә аңа электр белән тәэмин иткән өчен түләү электр белән тәэмин иткән өчен түләү нормативлардан чыгып исәпләнелә, алга таба исәпкә алу җиһазлары күрсәткечләре нигезендә яңадан исәпләнелә.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Икътисадый фаразлау, тариф һәм инвестиция сәясәте идарәсе җитәкчесе Л.П.Сибгатуллина хәбәр итүенчә, гариза бирүчедә урнаштырылган электр энергиясен исәпкә алу җиһазы төзек түгел.
Үз чыгышында Ә.Р.Кәримова гариза бирүченең шикаяте аның идарә итүче оешма белән үзара мөнәсәбәтләре практикасына нигезләнүенә игътибарны җәлеп итте, ул Халык өчен электр белән тәэмин итү буенча хезмәтләрдән файдалану нормативларының Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килүенә бәйле түгел.
Шулай итеп, гариза бирүченең электр белән тәэмин итү өчен түләүнең күләмен нормативлар нигезендә исәпләгәндә минем законлы хокукларым һәм мәнфәгатьләрем бозыла, дип раславы бәхәсле булып кала. Әмма законлы хокуклар һәм мәнфәгатьләр бозылу-бозылмауга бәйсез әлеге бозу нормативларның Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килүеннән барлыкка килми.
Ә инде гариза бирүченең торак урыннар эчендә электр энергиясеннән файдалану нормативларының фатирдагы бүлмәләр саныннан һәм төгәл бер файдаланучының гаилә составыннан чыгып билгеләнү өлкәсендә каршы килүенә килгәндә, әлеге параметр федераль дәрәҗәдә билгеләнгән.
Хәзерге вакытта эш буенча йомгаклау карарын әзерләү гамәлгә ашырыла, ул законнар нигезендә ачык утырышта хәбәр ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International