Административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары стажировкасы

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Чаллы шәһәре Административ комиссиясе мәйданында бүген Татарстан Республикасы Актаныш, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Сарамн һәм Тукай муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировка уздылар.

Чаллы шәһәре административ комиссиясе рәисе урынбасары Ф.В.Госманов Административ-техник инспекциянең баш белгече А.Ю.Шевкопляс һәм административ комиссиянең җаваплы секретаре А.Ф.Хәмзина белән берлекә хокук бозуларны ачыклау һәм административ эш кузгату тәртибе, беркетмәләр төзү сыйфаты һәм административ эшләрне карау үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Стажировкада шулай ук махсус чакырылган затлар – Казан шәһәре башкарма комитетының административ-территориаль инспекция идарәсе башлыгы урынбасары В.А.Латыйпов һәм  мәгълүмати-метолик тәэмин ителеш төркеме башлыгы Н.Р.Биктаһиров катнаштылар, алар махсус техник чаралар ярдәмендә ачыкланган закон бозулар буенча эшләрне карау, җәзалар билгеләү турында административ комиссия карарларын үтәү буенча күзәтчелекне оештыру һәм хокук бозуларны профилактикалау уздыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Стажерлар ике шәһәр округында административ комиссияләр эшләрен исәпкә алу эшчәнлеге, эш материалларын рәсмиләштерү һәм формалаштыру тәртибе белән таныша алдылар. Стажерларны кызыксындырган сораулар буенча “түгәрәк өстәл” режимындагы киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре турында законнар үтәлеше буенча хисап бирү тәртибен аңлаттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International