Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

2019 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә “Законсыз төзелешләр белән бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу” темасына видеоконференцэлемтә режимында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итү оештырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы А.Г. Габидуллина, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы  Э.И. Мөхәммәтгалиева,Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең хокукый идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А. Пашкова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе аппаратының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Ф.Х. Хаматов катнаштылар.

Видеокабул итү барышында шәхси торак йортлар һәм бакча йортлары төзелешенең, милек хокукын тануның һәм башбаштаклык кылып төзелгән йортларны сүтүнең  хокукый аспектлары каралды.

Профильле оешмалар вәкилләренең муниципаль хезмәткәрләре сорауларына җаваплар Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы А.Г. Габидуллинаның тулы комментарийлары, суд практикасыннан үрнәкләр белән тулыландырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International