Юридик факультетлар студентларының республика бәйгесе

2008 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы югары уку йортлары (юридик факультетлар) студентлары арасында Республика бәйгесе тәмамланды.
Бәйгенең оештыручылары һәм гамәлгә куючылары - ТР Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасында КонсультантПлюс челтәренең Татарстан Республикасындагы рәсми вәкиле – “КонсультантПлюс.Мәгълүмати технологияләр” ҖЧҖ. Бәйге 2 турда үтте.
Бәйгенең 1 туры 14 мартта булды һәм ул анда катнашырга гариза җибәргән ВУЗлар диварлары эчендә үтте. Анда ТРның 15 ВУЗыннан 195 студент катнашты.
Икенче турга Казан шәһәренең 6 ВУЗыннан бәйгенең 13 катнашучысы үтте: В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты (4 кеше), Россия Суд эшчәнлеге Академиясе Казан филиалы (4 кеше), ТИСБИ Идарә Академиясе (1 кеше), А.Н. Туполев исемендәге КДТУ (1 кеше), Казан эшкуарлык һәм хокук институты (2 кеше), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (1 кеше).
Икенче тур 20 мартта ТР Юстиция министрлыгында үтте. Бәйгенең җиңүчесе һәм юридик белгечлек буенча елның иң яхшы студенты булып В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының 4 курс студенты Дамир Низамов табылды. Бәйгене гамәлгә куючы “КонсультантПлюс.Мәгълүмати технологияләр” ҖЧҖ ел дәвамында җиңүчегә 1500 сум күләмендә стипендия түләячәк.
2 һәм 3 урыннарны жюри әгъзалары А.Н. Туполев исемендәге КДТУның 2 курс студенты Илсур Җиһаншинга һәм  Россия Суд эшчәнлеге Академиясе Казан филиалының 3 курс студенты Ирина Шәфигуллинага бирделәр. Бәйгенең барлык җиңүчеләре дипломнан тыш КонсультантПлюс белешмә-хокукый системасы комплектын алдылар.
Бәйгедә катнашучыларны танылган юристлар: КДУ галимнәре профессор ю.ф.д. Б.Л.Железнов – жюри рәисе, ю.ф.д. М.В.Талан, ТР юстиция министры ю.ф.к. М.М.Корманов – жюри рәистәше, ю.ф.д. Россия Суд эшчәнлеге Академиясе Казан филиалы мөгаллиме А.И.Абдуллин, шулай ук ТР Прокуратурасы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкилләре һәм Казан ВУЗлары укытучылары бәяләделәр.
Моннан тыш, жюри эшендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне үстерү федераль институтының Балаларны һәм яшьләрне социальләштерү проблемалары үзәге җитәкчесе, Мәскәү студентлар үзәге фәнни-методик үзәк җитәкчесе, ю.фюк. доцент Т.Ф.Акчурин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International