Саба муниципаль районында семинар

2008 елның 21 марты, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары вазыйфаи затлары, җирлекләр башлыклары һәм муниципаль хакимият органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре белән күчмә укыту семинарларын үткәрүне дәвам итә. Бу атнада семинар дәресләр Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында булды. Анда ТР Саба, Балтач, Теләче һәм Кукмара муниципаль районнары җирекләре вәкилләре – барлыгы 103 кеше катнашты.
Укуларны ачып җибәреп, ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков семинарда яктыртыла торган темаларның актуальлеген билгеләп үтте. Үз чиратында ул муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү буенча документлар әзерләү һәм Татарстан Республикасы административ-территориаль төзелешендә үзгәрешләр белән бәйле җирле үзидарә органнары очраша торган проблемалар турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар алдында РФ Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Идарәсе, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре чыгыш ясады. Алар муниципаль берәмлекләр Уставларын һәм муниципаль хокукый актларны теркәүгә алу, муниципаль мөлкәт һәм җир ресурслары белән эш итүдә ҖҮИ органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сорауларга аңлатмалар бирде.
Көн тәртибенең бер пункты булып ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Р.Г.Ногымановның “Җирле үзидарә органнарының хокук бозуларны профилактикалау һәм тулы вәкаләтле участковыйлар эшен оештыруда катнашулары турында” доклады торды.
Салым салу базасы булдыру мәсьәләләре һәм “Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында” Федераль законда 2010 елга кадәр күчеш чорында башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләр алдына куелган яңа бурычлар турында Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары О.В.Аввакумов сөйләде һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.
Моннан тыш, җирле салымнарны администрацияләү, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә ФТАХнең ТР буенча Идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге буенча һәм башка темалар яктыртылды.
Мәсьәләләр турында фикер алышуларда ТР Финанс министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре катнашты.
Семинар тыңлаучыларыннан тормыш хәлләрен чишү белән бәйле төрле сораулар яңгырады.
Күчмә укыту семинарын ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков үткәрде.
Семинар эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Аппаратының, ТР Президенты Аппаратының, ТР Министрлар Кабинетының һәм ТР Юстиция министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Расланган график нигезендә чираттагы укыту семинары 2008 елның 26 мартында Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында Аксубай, Яңа Чишмә һәм Нурлат муниципаль районнары җирлекләре вәкилләре катнашында үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International