Дәүләт Думасы банкларда кредитлаганда гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаучы закон кабул итте

2008 елның 22 марты, шимбә
Дәүләт Думасы өченче, законның соңгы укылышында, банклар кредитлаганда халыкның мәнфәгатьләрен яклау механизмын төзи торган закон кабул итте.
Финанслар базары комитеты рәисе Владислав Резник билгеләп үткәнчә, аның максаты – бурычка алучыга кредит шартнамәсенең җитди шартлары турында дөрес мәгълүмат бирүне тәэмин итү, бу кредит кайтарылмау очракларын киметергә ярдәм итәчәк.
Законда бурычка алучы белән шартнамәнең җитди шартлары үзгәргәндә, оешма ссуда бирелү вакытына нәтиҗәле процент ставкасы күләмен яки шартнамә шартлары үзгәртелүне күрсәтергә бурычлы. Бу чакта нәтиҗәле процент ставкасы күләме Россия Банкы билгеләгән кагыйдәләр буенча еллык процентларда исәпләп чыгарыла. Бу ставка бурычка алучының кредит шартнамәсе шартлары нигезендә кредит алу һәм кредит хезмәте күрсәтелүгә бәйле барлык чыгымнарын исәпкә алган булырга тиеш.
Тиешле үзгәрешләр “Банклар һәм банклар эшчәнлеге турында” Федераль законга да кертеләчәк.
ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, хәзер заемчылар өчен банк кредитының чынбарлыктагы бәясе банклар тарафыннан соратылганнан берничә тапкыр югарырак. Банклар кредит шартнамәләрендә нәтиҗәле процент ставкасын ачып бирмиләр, бу исә, бурычка алучыны ялгыштырып, кредитның чынбарлыктагы бәясен яшерергә мөмкинлек бирә. Россия Банкы исәп-хисапларыннан күренгәнчә, кулланучылар кредиты буенча нәтиҗәле ставка соралган 29% урынына уртача 90 нан алып 120% кадәр уйный. Шул ук чакта кредит карталары буенча - соралган 28% урынына 60% ка кадәр, автокредитлар буенча – соралган 13% урынына 25% ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International