Күпчелек юридик вузлар иҗтимагый аттестациядән соң ябылырга мөмкиннәр

2008 елның 24 марты, дүшәмбе
Күпчелек юридик вузлар һәм факультетлар иҗтимагый аттестациядән соң ябылырга мөмкиннәр, аны Россия юристлары ассоциациясе (РЮА) Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә үткәрә. Бу хакта “ГАЗЕТА”да интервьюсында РЮАның рәистәше, вузларны иҗтимагый аттестацияләү буенча эшче төркем җитәкчесе академик Олег Кутафин хәбәр итте.
Аның фикеренчә, юридик факультетлары булган якынча 1,5 мең вуз арасыннан югары квалификацияле юристлар әзерләү өчен 60-70ен генә калдырырга кирәк. Ә икенче югары белем буларак яки гомуми үсеш өчен генә юридик белем алырга теләгән, ә әлеге белгечлек буенча эшләргә барырга җыенмаган гражданнар өчен коммерциячел вузлар арасыннан иң көчлеләрен калдырырга кирәк.
Әгәр Кутафинга бу планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек булса, бөтен ил буенча 90% юридик вузлар кыскарачак.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International