Д.Медведев суд төзелеше турында законны тизрәк кабул итәргә чакырды

2008 елның 24 марты, дүшәмбе
Россиянең сайланган Президенты Дмитрий Медведев суд төзелеше турында законны тизрәк кабул итәргә кирәк дип саный. “Бүгенге көнгә кадәр гомуми юрисдикциядәге судлар төзелеше турында яңа конституциячел закон кабул ителмәгән. Чынлыкта монда “Совет заманының көйләнгән законнары” гамәлдә. Безгә тулы документ әзерләргә кирәк һәм моны якын арада башкару мөһим”, - диде ул Россия Югары Суды төзелүнең 85 еллыгына багышланган җыелышта чыгыш ясап.
Ул шулай ук юристлар ассоциацияләрен аз керемлеләргә юридик ярдәм күрсәтүгә актив җәлеп итүне яклады. “Аз керемлеләргә юридик ярдәм күрсәтү җитди проблема булып кала бирә. Бу юнәлештә эшкә Россия юристлары ассоциациясе һәм Яшь юристлар берлеге кебек граждан җәмгыятенең мөһим институтларын активрак җәлеп итәргә кирәк”, - диде Медведев.
Д.Медведев шулай ук судьялар сайлауны камилләштерүне һәм суд этикасын бозган өчен аларның җаваплылыгын арттыруны кирәк дип саный. “Судьялар сайлау процедурасын камилләштерергә, аларның бәйсезлеген һәм объективлыгын ныгытырга кирәк. Шул ук вакытта судьяларның җаваплылыгын күтәрү мөһим. Суд этикасын бозган өчен, бигрәк тә хөкем чыгарганда гаделлек һәм хаклык принципларыннан теләсә нинди тайпылулар өчен җәзалау мөмкинлеген кертергә була.
Ул шулай ук эшләрне судларда чиксез озак карап тикшерү проблемасы белән көрәшергә чакырды.” Элеккечә авыр тема – судларда эшләрне карап тикшерүнең озак вакытка сузылуы”, - диде Медведев. – Суд карарларын кабул итүне тизләтүче процессуаль механизм эшләргә кирәк. Эшнең еллар дәвамында карап тикшерелүеннән, ә кешеләрнең коридорда көтеп торуларыннан качарга кирәк”.
Дәүләт, үз чиратында, судьяларның эш шартларын яхшыртачак диде сайланган Президент, ул соңгы елларда судларның матди нигезе шактый ныгуын, судьяларның хезмәт хакы артуын искә төшерде. “Дәүләт алга таба да судьяларның нәтиҗәле эшләве, хезмәткә тулысынча түләү өчен шартлар тудырачак”, - дип сүз бирде Медведев.
 
Үзәк ММЧ материаллары нигезендә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International