Эшче төркем ксенофобия турында закон проекты хакында фикер алышты

2008 елның 25 марты, сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшче төркем утырышы булды, анда “Ксенофобиягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы закон проекты хакында фикер алышынды.
Закон проекты ТР Дәүләт Советы депутаты Ф.Г.Зиатдинова тарафыннан эшләнгән һәм закон чыгару инициативасы тәртибендә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты карап тикшерүенә кертелгән.
Закон проекты турында фикер алышуда ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, дини оешмалар һәм республика министрлыклары вәкилләре катнашты.
Проект турында фикер алышканнан соң эшче төркем әгъзалары Россия Федерациясе компетенциясенә керү мөмкинлеген чикләү һәм проектка төгәл эчтәлекле нормалар өстәү өчен закон проектын эшләүне дәвам итәргә дигән карар кабул иттеләр.
Утырышны ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И.Вәлиев алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International