ТР юстиция министры М.М.Корманов Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы утырышында
2008 елның 25 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы утырышында чыгыш ясады, ул Казан Кремленең Вәкил корпусында булды.
М.М.Корманов Республика советы әгъзаларына 2007 елда 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасы үтәлеше турында, аерым алганда, республиканың барлык министрлыкларында Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча ведомство программаларын эшләү, шулай ук коррупциячел хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы затларның эше турында мәгълүмат бирде.
Чыгышта дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт граждан хезмәте турында законнарда каралган чикләүләр үтәлешен контрольдә тоту буенча ТР башкарма хакимият органнарының кадрлар бүлекчәләре эше, коррупциячел хокук бозуларны билгеләү һәм чикләү өчен күрелә торган чаралар турында, шул исәптән Интернет аша халыкка мәгълүмат бирү эше билгеләп үтелде. Аерым алганда, ТР Юстиция министрлыгы субпорталында “ТР Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру” бүлеге урнаштырылган, шуңа охшаш бүлекләр башка министрлыклар субпорталында да бар. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына коррупция фактлары турында мәгълүмат гражданнардан Интернет челтәрендә махсус булдырылган сайт, шулай ук ММЧ аша керә.
Министр чыгышында ТР башкарма хакимияте органнарында коррупциячел хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы затларны укытуны оештыруга һәм Татарстан Республикасы закон проектларына һәм бүтән норматив хокукый актларына коррупциячеллеккә экспертиза үткәрүгә аерым бер басым ясалды. 2007 елда ТР Юстиция министрлыгына хокукый экспертизага кергән 16 норматив хокукый акт проектында коррупциячеллек билгеләре табылган.
М.М.Корманов Республика советы әгъзалары игътибарын Республика программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тотучы орган буларак ТР Юстиция министрлыгы вазыйфаларын тәгаенләүгә, шулай ук программаның чираттагы проектын әзерләгәндә үтәүчеләр тарафыннан программа чараларын гамәлгә ашыру тәртибен күрсәтү кирәклегенә юнәлтте.
М.М.Корманов мәгълүматы турында фикер алышканнан соң Республика советы карары белән ТР Юстиция министрлыгына һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлегенә 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасы проектын эшләү буенча эшче төркем төзергә йөкләнде.