Компенсация күләме кертемнәр буенча элек алынган башлангыч компенсация суммасына киметелә. Өстәмә компенсация күләме кертемнәр буенча элек алынган башлангыч компенсация (компенсацияләр) суммасына киметелми. Бу чакта Россия Федерациясе гражданнарының күрсәтелгән категорияләренә караган варисларга түләнә торган компенсация күләме 6 мең сумга кадәр күләмдәге күмү буенча хезмәт күрсәтүләрне түләүгә элек алынган компенсация суммасына киметелми.